Август киңәшмәсе узды

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе
Пленар утырышта узган уку елына йомгак ясалды, проблемалар күтәрелде, яңа бурычлар һәм мәгариф системасы үсешендә юнәлешләр билгеләнде.
Район башлыгы Наил Шарапов үзенең кереш сүзендә яңа уку елына әзерлек, төгәлрәге, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына тукталып, районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре челтәренең киңәюенә басым ясады.
– Президент программасы буенча, ике ел эчендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 210 бала өчен яңа урыннар булдырдык. Алга таба да бу юнәлештә эшне туктатмаска планлаштырабыз. Ике яңа балалар бакчасында сигез төркем ачарга ниятлибез. Моннан тыш, Салдакай авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы бер бинада булачак, - диде район башлыгы. Шунда ук мәгарифтәге реформаларга, дәрестән соңгы эшчәнлек системасына да тукталды. Бу җәһәттән укучыларны эшкуарлык нигезләренә, хезмәткә өйрәтү, сәләтләрен үстерү максатыннан “Дәрестән соң мәктәп” дигән проект тормышка ашырыла башлаячак. Әлеге проект кысаларында һәр белем бирү учреждениесе үз проектын да тәкъдим итә ала. Район башлыгы үз чыгышында яңа уку елыннан башлап кертеләчәк Дин тарихы һәм әхлак нигезләре дәресен укыту өчен кадрлар әзерләүгә басым ясады. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын ремонтлауда булышкан ата–аналарга рәхмәтен белдерде. Ирешелгән уңышлар булса да, башкарасы эшләр дә җитәрлек икән әле. Мисал өчен, бездә гаилә балалар бакчалары, шәхси мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, инвалид балалар өчен төркемнәр булмавы беркемгә дә сер түгел.
Киңәшмә эшендә катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина Нурлат районының бар яктан да алдынгылар рәтендә баруын билгеләп үтте.
Бу–оптимальләштерүдә, яңалыкларны үзләштерүдә чагыла, капиталь ремонт программасында да сез пионерлар, – диде министр урынбасары. Үз чыгышында Г.Минкина хакимиятнең мәктәпләргә йөз белән борылуын уңай хәл буларак билгеләп үтте. Шул ук вакытта, педагогларга хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтте. 
Пленар утырышта мәгариф идарәсе начальнигы Габделгазиз Юнысов коллектив эшчәнлегенең төрле юнәлешләренә тукталды. Белем сыйфаты турында мәгълүмат җиткерде. Мисал өчен, чыгарылыш имтиханнарында 60 укучы 80нән артык балл җыйса да,  бездә БДИ буенча күрсәткечләр республиканыкына караганда түбәнрәк. Г.Юнысов сәләтле балалар белән эшләүгә аерым тукталды.  Мәгариф учреждениеләрендә сәләтле, иҗади эшләүче укытучыларның хезмәт нәтиҗәләре дә күз алдында. Ел саен педагоглар һөнәри осталык конкурсларында катнашып, җиңүләр яулыйлар, лауреат исемнәре алалар. Укытучылар аттестацияләү, белемнәрне күтәрү, һөнәри осталык конкурсларында катнаша. Әнә, бездән 6 педагог “Алгарыш” гранты буенча АКШ һәм Бөекбританиядә стажировкада булып кайтканнар. Гимназия укытучысы Рәйсә Хисмәтова аннан алып кайткан тәэсирләрен коллегалары белән дә уртаклашты. Укытучыларның электрон белемнәрен күтәрү буенча шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе базасында ресурс мәйданчыгы булдырылган. Хәзер мөгаллимнәр белемнәрен районнан читкә китмичә генә дә күтәрә ала. 9нчы мәктәпнең директор урынбасары Марина Макеева ресурс мәйданчыгының эше белән таныштырды. 
Киңәшмә азагында узган уку елында мәгариф өлкәсендә үзләрен аеруча таныткан хезмәткәрләр сәхнә түренә чакырылды. Инициативалы укучыларга район башлыгының 10ар мең сумлык егерме Гранты бирелде. Югары педагогик осталыкка ия булган 10 укытучы 30ар мең сумлык грантка ия булдылар. Иң яхшы педагоглар тармак бүләкләре белән билгеләп үтелде. Котлаулар күп булды бу көнне. Яңа уку елына әйбәт әзерлек өчен мәктәпләр һәм балалар бакчалары дипломнар белән билгеләп үтелделәр.
×××
Киңәшмә алдыннан район башлыгы Наил Шарапов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина һәм башка кунаклар мәктәп ярминкәсен, балаларның кул эшләре күргәзмәсен, юл хәрәкәте иминлеге буенча күрсәтмә дәрес карадылар. Укучылар оештырган “Укытучыңны котла!”, “Тәмәке һәм наркотикка юк дип әйт!” дип аталган акцияләрдә дә катнаштылар.  
 


З.Ђксанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International