Профсоюзлар: бер-береңне аңлау мөһим

2012 елның 10 августы, җомга
2012 елны республика профсоюзлары Хезмәтне саклау елы дип игълан иттеләр. Гәрчә профсоюзлар производствода хезмәтне саклауга һәрдаим зур игътибар биреп килсәләр дә, Хезмәт дәүләт инспекциясе мәгълүматлары буенча, бәхетсезлек очраклары арта бара, бу бигрәк тә профсоюзлар начаррак эшләгән яки алар бөтенләй булмаган урыннарда күзәтелә. Моннан нәтиҗә дә туа: теләсә нинди профсоюз оешмасының эшендә вак-төякләр була алмый – профсоюзның һәр әгъзасы хокукый якланган булырга тиеш, дип саный 1нче мәктәпнең профком рәисе Алсу Сәгыйрова. “Күптән түгел узган профсоюз хәрәкәтендә хезмәтне саклау буенча тикшерүдә безнең коллектив республикада II урын алды. Комиссия бик бәйләнчек иде һәм мәктәп эше белән җентекләп танышты. Электротехника хәзер бермәбер күп бит, шуңа да барлык розеткалар, лампочкалар һәм аларның тиешле куәтлелеге – барысы да контрольгә алынды. Шул исәптән классларда һәм ашханәдәге җиһазлар, спорт инвентарьлары, эчә торган су һ.б.лар да тикшерелде”, – дип билгеләп үтте ул.
Мәктәп профсоюзы канаты астында 66 эшләүче әгъза һәм 42 пенсионер бар. Комитет бертавыштан сайланган 11 кешедән тора. “Бездә фикердәшләрнең тату командасы тупланган. Һәркайсының үз эш участогы, бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез”, – дип дәвам итә А.Сәгыйрова.
Укытучының хезмәт хакы зур түгел, хәзер мәгариф өлкәсендә түләүнең яңа системасы кертелде. Ул мәктәптә ничек гамәлгә ашырыла икән.
– Иң элек, профком мәктәп администрациясе белән бергәләп хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү критерияләре Нигезләмәсен һәм хезмәткә түләү фондының премия өлешен куллану турындагы Нигезләмәне җентекләп өйрәнде, – дип әңгәмәгә кушыла мәктәп директоры Фәрит Исхаков. – Бу документлар укытучыларга стимуллаштыручы түләүләрне бүлүне регламентлаштыра, хезмәтне лаеклы бәяләргә мөмкинлек бирә. Һәм монда профком эше бик мөһим, чөнки һәр укытучының эше җентекле итеп карала һәм бәяләнә. Моннан тыш, кемгә ни өчен шундый өстәмә түләү билгеләнгәнлеге ачыктан-ачык күрсәтелә. Әлбәттә, кайбер укытучыларның канәгатьсезлек белдергән очраклары да була, алар профкомга мөрәҗәгать итәләр һәм тиешле аңлатмалар алалар. Минем Алсу Радиковна һәм аның командасының мәктәптә иҗади, эшлекле халәт өчен куйган тырышлыкларын билгеләп үтәсем килә. Ә иң мөһиме алар үзара аңлашу өчен барын да эшли. Безнең профком нәкъ шул юлдан бара, – диде директор.
– Алсу унҗиде ел элек, институттан соң килде мәктәпкә. Яшь рус теле һәм әдәбияты укытучысы тиз арада активлык күрсәтә башлады. Аны тәҗрибәле укытучыларның методлары кызыксындырды, ул педагогик процессның асылына тирәнтен төшенә һәм мәктәпнең җәмәгать тормышына актив кушыла торган иде. Тиздән инде бер генә чара Алсуда башка узмый башлады. Әлбәттә, коллективта моны бәяли белделәр һәм аны профком рәисе итеп сайлап ялгышмадылар да. Алсу Радиковна бу эшне белә һәм ярата, – ди ветеран укытучы Зоя Апышкова.
Без, пенсионер укытучылар, Алсуны күптән күреп алдык инде, аның игътибарын, безгә игелекле карашын кадерлибез. Безне мәктәпкә еш чакырып торалар, сөенеп каршы алалар, үзләренең уңышлары турында сөйлиләр, ә алар аз түгел. Безне яшь укытучыларның традицияләрне саклаулары сөендерә. Мисал өчен, профком вафат булган укытучылар көнен ел саен кызыклырак үткәреп тора. Әмма профкомның һәм администрациянең өстенлекле бурычы укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүдән гыйбарәт, әлбәттә. Мәктәптә 54 укытучы эшли, шуларның 7се – югары, 36сы беренче категорияле, 11 укытучы – “Безнең иң яхшы укытучы” гранты җиңүчеләре, араларында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты, район башлыгының “Ел укытучысы” грантлары җиңүчеләре дә, “Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча иң яхшы уполномоченный” республика конкурсы лауреатлары да бар. Укытучылар “Электрон белем” дистанцион курслары аша белемнәрен камилләштереп, квалификацияләрен күтәреп торалар.
– 1нче мәктәпнең Алсу Сәгыйрова  җитәкчелегендәге профкомы бик актив эшли, шуңа күрә алар районда лидерларның берсе дә, – дип раслый мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмаларның Нурлат районы советы бүлеге рәисе Фәридә Сәгыйрова да.

 


Г.Макеева

 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International