Президент эштән канәгать

2012 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Ул ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм муниципаль район башлыгы Наил Шарапов озатуында район басуларын карап үтте һәм “Юҗная” аргофирмасы” ОООсы базасында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән очрашты.

Районда авыл хуҗалыгы эшләренең барышын яктыртуны Министр республикадагы аграр  тармак эшләре турында сөйләүдән башлады. Кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен республика җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән ярдәм исемлегендә ташламалы бәяләрдән дизель ягулы белән тәэмин итү һәм аңа субсидия, сөткә дотация, минераль ашламаларга субсидия, пар җирләренә чәчелгән уҗым культуралары өчен субсидия һ.б. бәян ителде. Министр бу атнаның югары хезмәт җитештерүчәнлеге атнасы дип игълан ителүен хәбәр итте, һәр хуҗалыкның тәүлек саен үз мәйданнарының 4 процентында игеннәрне жыю бурычы куелуын белдерде.
Нурлат районы басуларына бәя биреп, министр аларны “күрше районнар кырларыннан уңышлы аерылып торалар” дип билгеләде һәм  корылык шартларында да чагыштырмача әйбәт уңыш үстерүне  югары кыр культурасын саклап, агротехник таләпләрне үтәп эшләү  нәтиҗәсе дип билгеләде. Районның алдагы елда малларның баш саны белән килеп чыккан проблеманы да уңай хәл итүен мактап телгә алды.районда урып-җыюны оештыру тәҗрибәсе һәм аның барышы Президентны да канәгатьләндерде. Бу көнгә райондагы бөртеклеләрнең 45 процентыннан игеннәр җыелган, уңыш 24,5 ңентнер тәшкил итә иде. Республикада беренчеләрдән булып мең тонна чиген узучылар да безнең комбайнчылар булуы ассызыкланды. Наил Шарапов комбайнчыларны кызыксындыру чаралары турында да әйтеп алды, кыр эшләренең комплекслы алып барылуына басым ясады.
– Эшне әйбәт оештыргансыз, һава торышы мөмкинлек бирсә, сез уракны 15 августка кадәр үк тәмамлый аласыз, – диде Президент һәм шунда ук кичектергесез бурычларны да куйды:
- Шәхси хуҗалыкларны үстерергә, гаилә фермалары буенча эшне ары таба да дәвам итәргә кирәк булачак. Афәрин, мелиорация буенча әйбәт эшлисез.
“Сөләйманов” КФХсында сугарулы гектарларда үстерелгән бәрәңге һәм быелгы чөгендер үрнәкләреннән күргәзмә  Президент сүзләренә дәлил булды.
Сөйләшү барышында районда аграр тармакны югары белемле яшь кадрлар белән тәэмин итү турында да сүз кузгатылды.Районда аграр белгечләрнең  37 проценты гына югары белемле, димәк, алмаш әзерләү турында ныклап уйлау кирәк. Быел мәктәпне 380 укучы тәмамлаган, республика башлыгы аларны аграр ВУЗларга  укырга кертүдә булышлык күрсәтү мөмкинлеге барлыгын әйтеп узды.
Кыска вакытлы визит “Агроинвест” УКсы” ЯАҖ “Южная” агрофирмасы” ОООсы  терлекчелек комплексын карау белән тәмамланды. Быелдан файдалануга бирелгән заманча   комплекста югары продукцияле Голштинка токымлы АКШ сыерлары асрала, бүген 1500 баш сыердан тәүлегенә 25 тонналап сөт савыла. Кунаклар  Де Лаваль фирмасының берьюлы 50 баш сыерны савуга җайланган “Карусель” автоматлаштырылган системасын карадылар. Фермада барлыгы 4 савучы эшли, аларның хезмәт хакы 20 меңнән артып китә. Азык механикалаштырылган тәртиптә таратыла, сыерлар бәйсез ысул буенча асрала. Әлбәттә, чыгымнар аз түгел. продукциянең үзкыйммәте белән чагыштырганда сатып алу бәясе түбән, Президент “Агроинвест” УКсы” ЯАҖ  генераль директоры  Р. Сөләймановның сөткә дотацияне тагы ике айга озайтып булмасмы, дигән соравы уңаеннан  уйлашырга вәгъдә бирде.
- Эшләрегез уңышлы булсын,- диде Президент нурлатлылар белән хушлашканда. Әлбәттә, бу очракта ул яңа уңышка нигез салу җәһәтеннән башкарасы эшләрне дә күздә тотты. Ә районда пар җирләре һәм  яхшы элгәр барлыгы аңа мәгълүм, нурлатлыларның игенчелектәге тәҗрибәсе шик тудырмый иде.

 


С.Хђйруллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International