Районда урак бара

2012 елның 21 июле, шимбә
Җәйнең кыл уртасы, халык әйтмешли, җәйге челлә торган иң эссе вакыты. Урып-җыю болай иртә башланган елларны хәтта гомерләре буена кырда булган тәҗрибәле игенчеләр дә хәтерләми торгандыр.  Әнә быел 33нче елын уракка төшкән Александр Шувалов та игеннәрнең шулай иртә өлгерүенә шакката.
- Өченче елда корылык аркасында, игеннәр әрәм булмасын дип июльнең 19ында төшкән идек. Шуннан  ары иртә төшкәнне хәтерләмим. Туры килүен әйт әле син - 13е көнне җомга көнне төшәргә туры килде урып-җыюга. Башта рульгә утырганчы комбайн тирәли берничә тапкыр әйләнеп чыктым - ни дисәң дә, шикләндерде. Тик  көн сайлап утыра торган чак түгел, әнә арышлар ничек өлгергән. Вакытында тотып калырга кирәк, - ди районда алдынгылыкны бирмәгән тәҗрибәле комбайнчы.
Аның фикерен “Нурлат сөте” ОООсы  җитәкчесе Рәшит Хәмзин да куәтли.
- Көзге арышны нәкъ җыеп алыр вакыт хәзер. Дымлылыгы да әйбәт - 15%. Ашлыкны  орлыкка салабыз. Моның өчен бөртек саклагычларыбыз әзер. Ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Кайтарылган бөртекне урнаштыру буенча проблема юк, - ди ул.
Ә инде уңышына килгәндә, быел уҗым культуралары әлләни уңыш белән сөендермәгән икән. Бу - бездә генә түгел, бөтен республикада шулай.
- Уҗым культураларына нәкъ дым кирәк вакытта яңгырлар булмауда шул. Әмма шулай да арыш начар түгел, гектарына 24 центнердан артыграк чыга, - ди хуҗалык агрономы Анатолий Герасимов.
Быел уҗым культуралары 500ләп гектарда игелгән хуҗалыкта. Ә урып-җыю чорына барлыгы 2200 гектарда игеннәрне җыеп-алу бурычы куела икән хуҗалык игенчеләре алдына. Әмма зур гектарлар куркытмый хуҗалык җитәкчелеген.
- Комбайннар - ышанычлы кулларда. Егетләребез сыната торганнар түгел, - ди Рәшит Рафикович.
Моның шулай булуын исбатлап торасы да юк. Әнә бит, урып-җыюда районда гына түгел, республикада да алдынгылыкны бирмәгән Александр Шувалов үзе Иске Чаллы бүлекчәсе кырларына беренче булып төшкән. Хуҗалыктагы ике “Класс-Мега-330” комбайнының берсен иярли ул. Моңа кадәр уллары белән иңгә-иң торып эшләгән Александр басуга  икенче ел рәттән аграр техникум студенты Андрей Пушкарев белән чыккан.
Алар артыннан ук ияреп диярлек икенче бер экипаж - бертуган Александр белән Антон Хоркуновлар бара. Антон - Удмуртиядә вузда белем ала, инженер-программалаучы булачак икән. Ә менә урып-җыю эшләренә ел саен бик рәхәтләнеп чыга, быел басуда алтынчы сезоны инде. Тәҗрибәләре булса да, быел бергәләшеп беренче тапкыр чыгулары әле. Шулай да калыша торганнардан түгел. “Киресенчә, бергә эшлибез. Төзексезлекләр килеп чыкканда да бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз”, - ди  Александр Шувалов. Эссегә ничек чыдыйсыз, дигән сорауга исә елмаеп җавап бирәләр.
- Кабинада кондиционер тора бит. Өченче елгы эсселәрдә хәтта төшке ашны да шунда гына ашый идек. Әле быел да шоферлар әзрәк сулыш алыйк әле, дип безнең янга менгәлиләр, - диләр барысы беравыздан.
Шоферлар дигәннән, кырдан иген ташуда шулай ук тәҗрибәле - 30 елдан арыграк стажга ия булган шоферлар Иван Савадеров белән Андрей Варламов мәшгуль иде ул көнне. Ә бер кырда игеннәр җыеп алыну белән үк биредә икенче бер төрле эш башлана - “МТЗ-1221” тракторлары саламны төргәкләргә җыюга керешә, аларны ферма янына ташу да оештырылган. Ни дисәң дә, алда - кыш. Һәм урып-җыю белән белән бергә азык әзерләүне дә икенче планга калдырырга ярамый.

 


Л.Мљбарђкшина

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International