Йөзьяшәрләргә Илбашы котлавы

2012 елның 13 июле, җомга
Социаль яклау идарәсендә әйтүләренчә, ел дәвамында мондый бүләкләр районда 45 кешегә биреләчәк икән. Сишәмбе көнне район башлыгы Тукай поселогында һәм Кара Күл авылында яшәүче юбилярлар белән аралашып, аларга ил, республика, район җитәкчелеге исеменнән рәхмәтләрен җиткерде һәм бүләкләр дә тапшырды. Өлкәннәрнең тормышлары-яшәешләре белән танышты.
- Сугыш чорында илебезне торгызуда катнашкан, яу кырында ятып калган өлкәннәргә рәхмәт әйтү йөзеннән оештырыла мондый чаралар. Һәр кешегә ныклы сәламәтлек белән озын гомер яшәргә язсын. Ә без-хакимият вәкилләре хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез, - диде Наил Шакирович.
Тукай поселогында 5 августта 100 яшен тутырачак Фатыйма әби Нотфуллина озын гомерле булуының төп сәбәбе–хезмәт дип саный. Бүген килене Дания апа тәрбиясендә яши Фатыйма әби. Аңа сугыш авырлыкларын да, ачлыкны кичерергә, берүзе өч ир баланы аякка бастырырга туры килә. Нинди генә авырлыкларны кичерсә дә, әби зарланмый. Барына да шөкерана итеп яши.
Заманында Чаллы Башы авылы кызы Тукай поселогы егете Мирсәеткә тормышка чыга. Бөек Ватан сугышына киткән Мирсәете хәбәрсез югалгач, 3 ир-ала белән ялгыз кала ул.  Тормыш Фатыйма әбине төрле яклап сыный. Ике улы- Хәниф белән Камиле дә бу якты дөньядан китеп барган инде. “Төпчек улының вафатыннан соң әнинең аяклары биреште, күзләре сукырайды. Шөкер, камил акылында”, - ди килене Дания. Яше шактый булса да, әби бөтен нәрсәдән хәбәрдәр икән. Әле Хөкүмәт тарафыннан сугышта катнашучыларның толларына бирелгән фатир ачкычын тапшыргач та: “Мин Даниядән башка тора алмыйм. Ул кая – мин шунда”,- дигән.
Түбән Нурлаттан килен булып төшкән Даниясе белән бергә торуларына да 41 ел вакыт узып киткән икән бит. “Үземнең кызларым булмаганга күрә, Дания – кызым да, киленем дә минем, һәрвакыт янымда”, - ди. Бу көннәрдә исә  әби бер гасырлык юбилеена әзерләнеп яши. Нотфулиннар гаиләсен зур табын артына җыю өчен тагын бер форсат булачак.
Кара күл авылында яшәүче 95 яшьлек  Бибигамбәр апа Нургатина район башлыгын: “Без өлкәннәрне зурлаган өчен Алланың рәхмәте яусын!, - дип каршы алды. – Гомер буе эштә булдым, авырырга, хастаханә юлында йөрергә вакытым булмады.Чөгендер иктем, терлекчелектә булдым.  Тормыш иптәшем Госман белән 11 бала тәрбияләп үстердек, хәзер шуларның 7 се сау-сәламәт, - диде район башлыгы белән аралашкан арада. 1934 елда Салдакай авылыннан Кара Күлгә килен булып төшкән Бибигамбәр апа бүгенге тормышына шөкерана итеп туя алмый.
- Шөкер, исәнлегем бар. Хәлдән килгәнчә балаларга булышырга тырышам әле, - ди әби. 95 яшендә шундый нык булуының тагын бер сәбәбен хәрәкәттә, сәламәт яшәү рәвешен алып баруда күрә ул.
- Гомер буе су коендым. Шуның файдасы килми калмагандыр, - ди әби ярымшаяртып.
Хезмәт, балалар аларга көч биргән, тормыш авырлыкларын кичәргә ярдәм иткән, озын гомер биргән.

 


З.Ђксанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International