Күп балалы гаиләләргә - җир

2012 елның 9 июне, шимбә
Шәһәрле Федоровлар - күпбалалы гаиләләрне түләүсез җир участоклары белән тәэмин итү программасы каысаларында җир алган гаиләләрдән.
Җир участогына ия булуларына бәхетле очрак булышкан аларның.
- Бервакыт кышын Исаак Львович Сандлер белән сөйләшеп торганда, ул күпбалалы гаиләләргә шәһәр эченнән түләүсез җирләр бүлеп бирүләре турында әйтте, - дип сөйли гаилә башлыгы Алексей Федоров. Һәм, озакка сузмыйча ул Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына бара. - Гариза яздым, документлар җыйдым. Чират буенча мин 88нче гариза бирүче булып чыктым. Миңа ел дәвамында көтәргә куштылар һәм 2–3 айлар тирәсе вакыт узуга безгә Яңа Төньяк-Көнчыгыш микрорайоныннан участок тәкъдим итеп шалтыраттылар. Чиратыбыз шулай тиз килеп җитәр дип уйламаган да идем.
Әмма үзе теләгән микрорайоннан участок сайлап алу мөмкинлеге - гаилә файдасына тагын бер плюс. Тәкъдим ителгән варианттан баш тартып, Федоровлар җирне тименр юлчылар микрорайонындагы Молодежная урамыннан алганнар.
Алексей белән Татьяна Федоровлар балалары белән шикәрчеләр микрорайонындагы үз йортларында яшиләр, әлбәттә инде, зур булмаган хуҗалыкларын тоталар - дуңгыз балалары, тавыклар асрыйлар. Иң мөһиме, алдан вәгъдә ителгәнчә, җир участогы янәшәсеннән генә барлык коммуникацияләр үтә: газүткәргеч, су, ут, асфальтланган юл бар, берничә метрда гына - балалар бакчасы. Балалары күптән инде бакча яшеннән чыккан булсалар да -  икесе вуз тәмамлаган, берсе быел югары белем турында диплом яклый, икесе - югары уку йортлары студенты, өчесе - мәктәп баласы, гаилә, өлкәнрәкләренең шул урында урнашып калуларына өметләнә. Өстәвенә, Молодежная урамы алар өчен бик якын да.
- Биредә күп еллар элек бараклар тора иде, без монда фатирда тордык. Улыбыз Саша биредә туды, - дип сөйлиләр Федоровлар. Шунысын да әйтергә кирәк, Саша мөстәкыйль тормыш алдында тора инде хәзер, Казандагы авиация институтын тәмамлаган. Бәлки бу җирдә урнашырга да ул теләк белдерер. Хәер, әлегә киләчәктә ни буласын әйтүе кыен. Иң мөһиме - зурлар да, балалар да киңәергә мөмкинлек тууына сөенәләр.
Шунысын да әйтергә кирәк, Федоровлар - Молодежная урамыннан участок алган гаиләләр арасында иң күп балалы. Нурлат районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында әйтүләренчә, бу урамда шәхси торак йорт төзү хокукыннан файдаланучы гаиләләрнең калганнарында нигездә өчәр бала тәрбияләнә.
Ә балалар Алексей һәм Татьяна Федоровлар  өчен тормыш мәгънәсе булып тора. Үзләренең өч балалары янәшәсендә ике туганнан-туган энеләренә дә урын табылган. Балалар инде үсеп җиткәндә, инде үзе студент булган Саша: “Өйдә әллә ничек күңелсез булып калды, балалар тавышы да юк”, - дип әйтеп куйды дип сөйли А.Федоров. - Ул чагында без гаилә советына җыелдык та тәрбиягә гаилә җылысыннан мәхрүм булган балаларны алырга мөмкин бит, дигән нәтиҗәгә килдек. Шулай итеп Татьяна һәм Алексей тагын өч бала өчен икенче әни һәм әтигә әвереләләр. Хәзер Саша, ике Ольга, Виктор, Валера, Дима, Виталий, Лев, Екатеринага карап, аларның кайсысы уллыкка алынганлыгын да әйтеп булмый. “Барысы да үзебезнеке”, - әлеге сүзләрне әти белән әни ничектер ягымлы итеп әйтәләр. Татьяна элек педагог булган, 10 ел мәктәптә эшләгән. Гаилә башлыгы, Алексей, музыкаль хезмәткәр, кайчандыр район мәдәният йортында эшләгән булган. Хәзер исә икесе дә башка тармакта - Татьяна автоягулык салу станциясендә оператор булып эшли, Алексей - нефтьче, әмма күңелләре белән алар педагоглдар булып калганнар һәм балаларын тормыш итәргә өйрәтәләр. Балалары да әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермиләр һәм уңышлары белән сөендерәләр. Мисал өчен, җиденче сыйныф укучысы  Оля уку елын “бик яхшы” билгеләренә тәмамлаган, хореография белән шөгыльләнә. Малайлар да сөендерә - аларның көндәлекләрендә дә дүртле, бишле билгеләре генә, хоккей белән шөгыльләнәләр. Зуррак балалар да яхшы укулары белән аерылып торганнар, шуңа да вузларга  бюджет урыннарына укырга керә алганнар.
Федоровлар белән без аларның җир участокларында очраштык. Әлегә анда яшел үлән үсә, әмма якын араларда биредә эш башларга ниятләп торалар.
- Бары үз көчебезгә генә исәп тотабыз. Быел участокны коймалап алачакбыз, җирне сөреп калдыарчакбыз. Өй төзи башлаганчы бакча утыртачакбыз, - диләр алар. Ә Алексей, участокка тагын бер кат күз төшереп: - Карагыз әле, нинди иркен монда!
... Әлеге сүзләрне ишеткәч, үзеннән-үзе аңлашыла: бу кеше язмышыннан канәгать.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International