Әлмәт Авыл көнен һәм Сабантуй уздырды

2012 елның 6 июне, чәршәмбе
Авыл оешуның 470 еллыгы һәм Сабантуй Яңа һәм Иске Әлмәт авылларыннан чыккан һәм бүген дә анда яшәүче татар һәм рус халкының уртак  бәйрәме булды.
Чарада катнашкан район башлыгы Наил Шарапов Әлмәт Сабантуеның авыл халкы һәм якташлары инициативалары, уртак тырышлыклары нәтиҗәсендә, күмәк көч белән уздырылуын билгеләп үтте. Шулай да авылга терәлеп торган болынга җыелган халык рәхмәтнең иң зурысын авылдашлары Рәшит Билаловка юллады. Аңа бу көнне халык соңгы дүрт ел рәттән Сабантуйны төп оештыручы һәм күп игелекле гамәлләр иясе буларак та кул чапты. Хәер, әлмәтлеләр күп якташларының күңел җылысын, бердәмлекне тоеп яшиләр. Бәйрәмгә бүләкләрне иганәче-авылдашлары Рәшит Гыйззәтов, Владимир Шилов, Александр Серов һәм башкалар кайгырткан. Алар арасында заманында хуҗалык рәисе булып эшләгән  Салихҗан Әндәрҗанов та бар, ул бүгенге көндә дә авыл турындагы хатирәләрен күңел түрендә саклап яши икән. Салиһҗан ага да үзе белән иңгә-иң куеп эшләгән авыл хезмәтчәннәренә акчалата бүләк ясады бу көнне.  Бәйрәмдә катнашкан район башлыгы алдынгы механизаторларга, сыер савучыларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу көнне авылның хөрмәтле өлкәннәре дә олыланды, юбилярлар хөрмәтләнде. Райбашкарма комитетының ЗАГС идарәсе озак еллар бергә гомер иткән, яшьләр өчен бүген дә үрнәк булырлык 25 гаилә парына бүләкләр әзерләгән иде.
Бу җирлек олы тарихлы төбәк булуын раслады. Бәйрәм итәргә саллы сәбәпләрнең берсе нәкъ менә авылның килеп чыгу датасына бәйле дә иде бит.  Тарих дигәннән, авылның ветераннар Советы рәисе Җәүдәт Хәйруллин бәйрәмгә әзерлек барышында гына түгел, аннан күпкә алдан ук авыл тарихын өйрәнү өлкәсендә озак еллар  дәвамында эш алып барган, мәгълүмат туплаган. Ул авыл тарихын торгызу, башкаларга ирештерүне максат итеп куйган китап авторы да әле. “Авыл тарихы турында төрле мәгълүмат йөри. Ә без якташыбыз Сәлам Алишев мәгълүматларына тукталдык. Заманында биш мәчет, бер чиркәү, сельпо, сәнәгать артеле, 350 урынга исәпләнгән мәктәп, 750 урынлы хастаханә, идарә, клуб, базарны берләштергән Иске Әлмәт волосте булган. Биләр районының кече район үзәге булып торган ул. Уфа яклары Әлмәт авылын изгеләр зиратлы авыл дип йөртсә, самаралылар – чиркәүле Әлмәт дип атаганнар. Элегрәк аны “ыстан” дип атаганнар, авылга Галишаһ исемле бабай килеп төпләнгәч, үзенең олы улы Әлмәтулла исемен биргән”, - ди ул бераз тарихка тукталып.
Бүгенге көндә чыгышы белән әлеге авылдан булган, бүген Түбән Камада яшәүче якташлары Наил  Баһаветдиновны да авылның тарихи үткәне кызыксындыра. Еллар узган саен ата-ана туфрагы аны туган ягына тарта икән.“Әтием ягыннан бабамның бабасы сугыштан соң үзебезнең колхозда рәис булып эшләгән. 117 ел яшәгән ул. Әбиемнең әбисе дә йөзъяшәр булган. 107 яшькә җиткән”, - ди Наил абый. Нариман авылы кызы Җәвидә апа Шарапова әлеге бәйрәмгә Самарадан кайтып өлгергән. Җәйләрен кечкенә генә Нариман поселогында яшәүче Җәвидә апа яшьлек чорын да искә алды әле очрашуда. “Без яшь вакытта бу авыллар бер колхоз иде. Минем өчен туган ягым күпереп пешкән икмәк исе, кояш чыгу, баюы кебек гаҗәеп манзарасы белән истә”, - ди Җәвидә апа бәйрәмнең дуслар, туганнар очрашу бәйрәме булуына да сөенеп.
Кыскасы, авыл бәйрәмен бар шартына китереп оештырганнар иде Әлмәттә. Төрле уеннарда – көрәш, волейбол, капчык белән сугышу, авыш баганага менү, аркан тартышу, авызга йомыркалы кашык кабып яки капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, чиләк-көянтә белән су ташу, багана башындагы әтәчкә менүдә яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Бәйрәм район артистлары һәм тирә-күрше авыл үзешчәннәре оештырган концерт белән дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International