Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Район архивында
2012 елның 1 июне, җомга
Сак караш – яхшы саклауның нигезе
Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге район оешканнан бирле яшәп килә. Районның иң беренче архивариусы Надежда Прохорова булган, аннан Елизавета Бобкова җитәкчелек иткән, аны Вера Белова алыштырган. Ул биредә 25 ел эшләгән, һәм шул чорда элегрәк кечкенә генә бүлмәдә урнашкан архив чын мәгънәсендә үсеш ала, һәм хәзер “кыйммәтле кәгазьләр” берничә кабинетны биләп тора инде. Алга таба үсү дә планлаштырыла, чөнки архивка документлар даими кереп тора бит. Әлбәттә, аларны беренчел хәлләрендә саклау өчен тиешле шартлар да кирәк, шуңа да быел монда ремонт ясалган. Болардан тыш, ишекләр һәм тәрәзәләр яңартылган.
Һәр җитәкче һәм хезмәткәр район һәм шәһәр тарихын саклау кебек мөһим эшкә үз өлешен керткән, аларның һәркайсы үзенә ышанып тапшырылган документка үтә дә сак караган. Шуңа да бүгенге көндә нурлатлыларның (хәер, аларның гына да түгел) тиешле мәгълүматлар алу мөмкинлеге бар. Элеккеге коллегаларының тәҗрибәсе бүгенге хезмәткәрләр – бүлек начальнигы Гөлзидә Садыйкова һәм белгеч Лилия Гомәровага да күчкән. Хезмәткәрләрнең эше шактый җаваплы, чөнки кайчагында аларның эшенә аерым кешеләрнең язмышы һәм иминлеге бәйле бит.
– Көн саен хезмәт стажы турындагы мәгълүматларны эзләп дистәләрчә заявка керә, – дип сөйли архив бүлеге начальнигы Г.Садыйкова. – Пенсионерлардан элегрәк билгеләнгән пенсияләрен яңабаштан санатуга бәйле мөрәҗәгатьләр еш була. Без һәр мәсьәләнең мөһимлеген аңлыйбыз, шуңа да кыска вакыт эчендә җавап бирергә тырышабыз. Кагыйдә буларак, соратуларның күпчелеге уңай хәл ителә. Безгә әле район авыллары тарихлары, кешеләрнең биографияләре турында сорап та киләләр. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки архивта йөзләгән кәгазь папка саклана. Болар хезмәткәрләр исемлеге дә, утырышлар, җыелышлар беркетмәләре, бухгалтерлык хисаплары, личный состав буенча приказлар һәм башкалар да. Шунысын да әйтәсе килә, архив бүлегендә кабул итү вакыты сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр.
Кайчагында бер фамилияне табу өчен берничә йөз бит кәгазь һәм дистәләрчә журнал актарырга туры килә. Бу бик четерекле эш. Белгечләрнең сүзләренә караганда, тиешле мәгълүмат эзләгәндә, кызыклы гына фактлар да килеп чыккалый икән. Мисал өчен, ярыйсы ук көлкеле аңлатмада аның авторы ничек итеп үзенең кулында колбасалы пакет пәйда булганлыгы турында сөйли... Борынгы исемнәр, гадәти булмаган фамилияләргә дә ирексездән күз төшә, диләр хезмәткәрләр. Сүз дә юк, боларның барысы да үзләренчә кадерле, чөнки кайчан да булса берәүгә нинди мәгълүматлар кирәк булачагын бер дә белеп булмый бит. Бәлкем, безгә – яшьләргә дә киләчәктә бирегә мөрәҗәгать итәргә туры килер: стажны раслатыр өчен дә булырга мөмкин яисә китап язу өчен кыйммәтле мәгълүматның кирәге чыгып куюы да бар. Хәер, бу уңайдан якташларыбыз монда күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәләгән инде.
Саннар язмышларны чагылдыра
Әлбәттә, коры саннар, хисаплар буенча гына үткәннәрне тасвирлавы кыен, әмма нәкъ менә алар мөһим ваклыкларны күздән ычкындырмаска ярдәм итә дә. Мәсәлән, ТАССРның Октябрь районы Тукай исемендәге колхозның уставы язылган китапчыкны алыйк. Аның беренче юллары мондый: “Колхоз строе – Совет Социалистик җәмгыятенең аерылгысыз өлеше, бу В.И.Ленин тарафыннан билгеләнгән, тарихи яктан сыналган һәм крестьянлыкның үзенчәлекләрен һәм мәнфәгатьләрен күздә тоткан акрынлап коммунизмга күчү юлы”. Моннан тыш, текстның урта өлешендәрәк СССР Конституциясе нигезендә колхоз биләгән җир аңа бушлай һәм сроксыз файдалануга, ягъни мәңгелеккә беркетелә, дип белдерелгән.
Мәсәлән, күпсанлы папкалар тезелгән киштәләр арасында йөргәндә, Октябрь райсоветы башкарма комитеты эшче депутатларының 1952 елның 12 апрелендә үткәрелгән утырышы карарын очратырга була. Биредә Түбән Чаллы “избач йортында” “авыл лекториясен” оештыру турында сүз бара. Ә инде 27 июньдә бүген дә актуаль булган азык әзерләү турында сөйләнә. Бу көнне “Ленинский путь” һәм “Некрасовка” колхозларындагы эш барышы турында фикер алышынган. Язмалардан күренгәнчә, әлеге колхозларның рәисләре “малларны кышлатуның шундый авыр икәнлеген татысалар да, узган ел хаталарын кабатлый – алар тиешле печән һәм сусыл азык запасы булдырмаганнар, шуның нәтиҗәсендә бу колхозларның җәмәгать терлекләре үлем-китемнән югалтуларга дучар булган һәм продуктлылыклары аз” икән.
Районка белән дуслык
Хисапларда очрый торган күп кенә нәрсәләр район газетасында да җентекле һәм кызыклы итеп бирелеп барган. Чөнки бер генә мөһим вакыйга да читтә кала алмый, һәм “Дуслык” күзәтүчеләре бу хакта, һичшиксез, язып чыгалар. 80 елдан артык яшәүче район газетасы тарихны иң төп саклаучыларның берсе, әлбәттә. “Дуслык”ның теләсә кайсы чор төпләнмәләре – тиңсез бәһале хәзинә, анда һәркем үзенә кирәкле “асылташны” таба ала. Кызганычка каршы, барлык нөсхәләр дә безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән, шуңа сакланганнары икеләтә кадерле. Һәм бүген бөтен нурлатлыларның да безнең әби-бабаларыбыз кулларына тотып укыган саннарны карый алу мөмкинлеге бар – күптән түгел хәбәр иткәнебезчә, районканың барлык архивы райбашкарма комитетының архив бүлегенә күчерелде. Һәм бу байлыкның кирәклеге бүген үзен сиздерә дә икән, “Дуслык”ны гел сорап торалар, диләр биредә.
Бирегә килүчеләргә шундый документларны укуы җайлы булсын өчен бүлектә кечерәк кенә уку залы корып куелган. Күптән түгел генә архивка авторлар үзләре бүләк иткән китаплардан күргәзмә дә ясап куйганнар.
– Бу яңалыкның башка күргәзмәләрдә дә дәвамы булачак, – ди Г.Садыйкова. – Безнең фондта кызыклы мәгълүмат аз түгел, һәм безнең аларны нурлатлыларга да җиткерәсебез килә. Кече Ватанның тарихын белергә кирәк, һәм, әлбәттә инде, бу хакта безгә район үсешенә мөһим йогынты ясаган кешеләр язмышлары, биографияләреннән дә яхшырак җиткерүче булмаячак.
Алар турында китаплар, фотографияләр, язмалар... Һәм бу эштә һәр нәрсә, хатирә дә кадерле. Шуңа да бүлек хезмәткәрләре нурлатлыларның мәгълүматлары белән бүлешүләренә өметләнәләр. Бәлкем, кемнәрдәдер сирәк кадрлар, хатлар – район тарихы өчен кадерле булган нәрсәләр бардыр. Бу мәгълүматлар, һичшиксез, данлыклы кешеләргә кагылышлы булырга тиеш, чөнки узган чор турында һәр бөртек мәгълүмат та үтә кадерле бит.
Сандлер фонды
Нурлатта яшәүче, инде үзе дә легендага әверелгән Исаак Сандлер бу эштә башлап йөрүче була. Ул архив белән күп еллар элек тыгыз хезмәттәшлек итә башлый. Биредә аның шәхси фонды оештырылган. Автор үзе озак еллар хезмәттәшлек иткән район газетасы битләрен кадерләп саклаган. Алар арасында 1976нчы елның 1 гыйнваренда чыккан номер да бар. Ул : “Без Ватаныбыз тормышындагы мөһим чорны уздык. Тугызынчы бишьеллык тәмамланды һәм унынчы, юбилей бишьеллыгы башлана. КПССның ХХV съездына әзерлек тулы көченә бара”,- дигән юллар белән ачыла. Исаак Львович архивка хатларын да тапшырган. Менә, 1982нче елның 4 апрелендә 51нче укчы бригада ветераны Николай Мордвинов Сандлерга юллаган хатында үзенә җибәрелгән “Дуслык” номеры өчен рәхмәт белдерә. Биредә адресларның географиясе искиткеч зур: Әлмәт, Казан, Сарытау, Минск, Тула, Чабаксар, Мәскәү, Чернигов өлкәсе. Хәтта конвертлар һәм открыткалар да тарихның бер өлешенә әверелгән - аларның һәркайсы коллекционерлар өчен кыйммәтле хәзинә булып саналыр иде.
Аның шәхси фондындагы һәр альбом туган як тарихына багышланган. Әмма шулай да алар арасында гына түгел, бөтен архив өчен иң кыйммәтлеләрдән саналучысы - “Нурлат-Октябрь районын планлаштыру проекты”дыр, мөгаен. Әлеге документның үзенә ничек килеп эләгүен дә хәтерләми инде хәзер Исаак Львович. Әмма бу түгел, журналның сакланып калуы мөһим, һәм хәзер без аннан бик күп кызыклы нәрсәләр таба алабыз. Биредә күрсәтелгән мәгълүматларга караганда, 1937нче елда районда 132 колхоз фермасы исәпләнгән. Кирпеч заводы, икмәк һәм кондитер әйберләре пешерү буенча “Кондырча” артеле булган. Ул чагында әзер күлмәкләрне, күн һәм бастырылган аяк киемнәрен ремонтлау буенча Чапаев артеле эшләгән. “Районда 16 тегермән бар. Телефон элемтәсе барлык 34 авыл советын тоташтыра”.
Район характеристикасында климатик үзенчәлекләр күрсәтелгән: “районның континенталь климаты, Татарстанның дала өлешенә хас булганча, кайчагында корылыкка китерергә мөмкин”. Биредә үк районнан узучы су бүлү полосасы турында да әйтелгән. “Нурлат-Октябрь район үзәге 4 поселоктан: үз район үзәге, т/ю. поселогы һәм шәхси йортлар белән эшче поселоктан тора. Үз район үзәгенә зур булмаган “Комбайн” колхозы поселогы тоташа. Поссовет мәгълүматлары буенча, район үзәгендә халык саны - 4135, райхоз-
учет мәгълүматлары буенча - 4935. Битләрнең берсендә (1937нче елның 25 марты) беренче чиратта төзелергә тиешле объектларның исемлеге бастырылган: чирәп һәм кирпеч заводлары, электр станциясе, суүткәргечләр челтәре (3 км. төзекләндерү), ашханә, тукталу урыны, колхозчылар, советлар, мәдәният йортлары, башлангыч мәктәп, пекарня, мунча һәм кер юу бинасы, ат дворы, гараж, колхоз базары, торак йортлар, кибетләр, янгын депосы, балалар яслеләре һәм бакчалары, суд, милиция һәм прокуратура биналары. һ.б.лар. Бирегә үк Октябрь РИКының 1937нче елның 29 октябрендәге Утырышының №46 Беркетмәсеннән өзек тә кертелгән: “...урамнарның киңлеген, зур эксплуатация чыгымнарын булдырмау максатыннан, нормаль үлчәмнәргә кадәр киметергә, т/ю. юлы аша җәяүлеләр күпере салуны күздә тотарга”.
Фото - иллюстрацияләр-дәге елъязма
Архив бүлегендә язмалар белән бергә фотодокументлар да табарга була.
- Төп архив идарәсеннән җиткерелгән план нигезендә без үз архивыбызда фоторәсемнәр дә туплый башладык, - дип исенә төшерә бүлектә озак еллар эшләгән Вера Белова. - Мәгълүмат җыюда зур ярдәмне редакция хезмәткәрләре күрсәтте. Әнә шулай уртак тырышлык белән әлегә бик үк зур булмаса да, әмма бик эчтәлекле фонд туплый алдык.
Рәсемнәрдә 30 елдан соң очрашкан ветераннар да, май демонстрацияләре дә бар. Китапханәдә Лермонтовның юбилеена багышлап үткәрелгән чарадан, хәтта операция ясау бүлмәсеннән дә фотолар саклана. Аклы-каралы рәсемнәргә алмашка төслеләре килгән, алар аша Нурлатның соңгы елларда нинди зур үзгәрешләр кичерүен күрергә була. Ә аларга ясалган язмалардан әлеге фото төшерелгән вакыт турында төгәл күзаллау алырга була. Һәм әнә шулай, акрынлап, картина хасил була - бу безнең тарихыбыз бит инде һәм ул бүгенге көнебез турында гына түгел, киләчәгебез турында да сөйли. Ә тарихны саклаучыларның хезмәте аны язучыларның тырышлыгыннан һич кенә дә ким түгел. Хәер, тарих үзе безгә көн саен әлеге хакыйкатьне раслап тора да бит инде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Нурлатта элемтә өлкәсе хезмәткәрләрен котладылар: Николай Липатов район Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды
Көн саен без интернеттан файдаланабыз, шалтыратулар ясыйбыз һәм хәбәрләр алмашабыз, кайчак гадәти сервислар артында нинди зур хезмәт торганын уйлап та карамыйча
Ашыгыч кисәтү: 8 майда Татарстанда боз явуы ихтимал
2026 елның 8 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм көндез Казан шәһәрендә яшенле яңгыр һәм җилнең 15-20 м/с ка кадәр кыска вакытлы көчәюе, урыны белән боз явуы көтелә
Яңа Иглай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
Авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Башкарма комитет исеменнән бүләкләр тапшырды
Нурлатлылар 101 яшьлек ветеран Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинны Җиңү көне белән котладылар
Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Нурлат районы Бердәм рәхмәт хисләре белән берләште
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз