Кошлар – безнең дусларыбыз
Кыска кышкы көннәрдә кошлар азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык – аларның иң явыз дошманы. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз.
Без “Алсу” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәбез – алар өчен җимлекләр ясадык, бакчадагы балан, миләш куакларының җимешләрен кышлаучы кошлар өчен калдырдык. Җимлекләребезне бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар белән көн саен аларга җимнәр сибәбез һәм кошчыкларның җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәбез. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү – һәрберебезнең бурычы бит.
Гүзәл Фәйзуллина, “Алсу” балалар бакчасы тәрбиячесе