Нурлатлылар зона турында катнашалар

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат делегациясе “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика конкурсының Яңа Чишмәдә узган зона турында катнаша. 
Чарада Антонина Халипа, Рәмзия Әхмәтова – “Хатын-кыз: мәдәният һәм рухилык“, Рәмзия Ярмөхәммәтова – “Минем язмышым - минем һөнәрем“, Мөнирә Абдрахманова – “Хатын-кыз - бизнес-леди“, Гөлнара Панина - “Елның үрнәк хатын-кызы“, Татьяна Михайлова – “Хатын-кыз – әни“ номинацияләрендә чыгыш ясыйлар. Зона турында җиңү яулаучылар 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узачак чарада катнашу хокукына ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International