Россия Төзелеш министрлыгының 2017 елның 5нче декабрендәге №1614/пр Карары белән коммуналь-көнкүреш ихтыяҗлардан газны имин куллану буенча Инструкция расланды. Инструкциядә коммуналь-көнкүреш ихтыяҗлардан газны куркынычсыз куллану буенча инструктаж үткәрү тәртибе, күпфатирлы йортлар белән идарә итүче һәм алардагы гомуми милекне карап тору һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтүче затлар тарафыннан газны имин куллану кагыйдәләре һәм башкалар билгеләнгән.