Яңа Иглай авыл җирлегендә гражданнар җыены узды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Җыенда Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, район башкарма когмитеты җитәкчесе Линар Маняпов, “Южная”Агрофирмасының генераль директоры Ислам Сафиуллин һәм районның барлык оешма җитәкчеләре катнаштылар.
Яңа Иглай авыл җирлеге районда зур җирлекләрдән санала. Үз эченә Яңа Иглай, Якты Күл, Иске Иглай авылларын, Некрасовка, Тукай поселокларын, Клиновка раъездын ала. Гомуми мәйдан - 11284 га. Халыкның санына килгәндә - бүгенге көндә 389 хуҗалыкта барлыгы 1159 кеше исәптә тора. Хезмәткә яраклылар - 697, пенсионерлар - 328, мәктәпкәчә яшьтәге 52 һәм мәктәп яшендәге 82 бала яши. Шул исәптән төрле төркемдәге инвалидлар - 41 , 8 күп балалы гаилә. Җирлектә 2018 елда 19 кеше вафат булган, 10 бала туган. 
Авыл җирлегендә төрле милләт кешеләре яши, бүгенгесе көндә бер-берләрен аңлап, аралашып яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International