Нурлатта республика урманчылары киңәште

2012 елның 29 мае, сишәмбе
Әлеге чарада 30 республика урманчылыгы вәкилләре катнашты. Семинар экскурсия рәвешендә барды, анда республика урманчыларын тармакның  һәр участогындагы эшләр белән таныштырдылар. Мисал өчен, производтство участогында җитәкче-урманчылар тасмалы пилораманың эше күәтә алдылар, анда төп материал булып усак тора, шунда ук утын яргыч күрделәр, аның ярдәмендә бер сменага 50-60ар метр кубометр утын ярыла.
Усак берәүгә дә кирәкми, дип сөйләү әкият кенә ул, – диде министр, игътибарны  әлеге продукцияне тораклар, мәктәпләр түбәләренә капиталь ремонт ясаганда бәбкәлек итеп кулланып булганлыгына юнәлтте, Татарстанда күзәтелгәнчә, читтән алып кайтасы да булмый, диде. Аннан биредә дә, башка участокларда да нурлатлыларның реаль акча эшләү үрнәген күрсәтүләрен билгеләп узды.
Узган ел 100 кубометрлап такта ярдырдык, ә язын сата башладык. Халык бик яхшы ала, – диде “Нурлатлес” ДБУсы директоры Ришат Әхмәтсәгыйров. Биредә тасмалы ике пилорама эшли. Шуның берсен, “Тайга”ны “Нурлатлес” ДБУсы узган ел агач кисү җайланмалары операторларының Бөтенроссия конкрусында отып алган иде. Биредә кул эшен бөтенләй дә онытканнар: бүрәнә пилорамага механик ысул белән кертелә, ә пычкы чүбе дә як-якка сибелми, ә махсус торба буенча бункерга озатыла.
Аннан семинарда катнашучылар цехларны йөреп чыктылар. ТРның урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов пычкылар кайрау цехын тармактагы теләсә нинди эшнең дә йөрәге дип атады. Биредә пычкы кайраучы Илгиз Закиров үз һөнәренең нечкәлекләре белән уртаклашып алды.
Пычкы чылбырлары көн саен сафтан чыгып тора. Сатып ала башласаң, кыйммәткә төшә. Хәлдән чыгу юлын таптык: чылбырларны бухтадан сатып алабыз. Аннан кирәк кадәрен үлчәп алабыз да, келәймәләп тиешле зурлыктагы чылбыр ясыйбыз. Арзан да, тиз дә , – ди. Хәтта шлангларда экономияләү һәм аларның сыйфатын яхшырту мөмкинлеге дә тапканнар. Шланг кисәге да калдык нәрсә булып саналмый биредә.
70 сумга яңа фитинг сатып алабыз да, аны опреесовкалыйбыз. Көннең-төннең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди диамтерлы шланг ясый алабыз, менә ул инде 400 түгел, ә 170 сумга гына төшәчәк. Урман хуҗалыгына яңа техника – шлангларын алыштыру Казанда гына мөмкин булган харвестер һәм форвардер кайткач та, станок алыштыргысызга әверелгән. Ә без әлеге технка өчен дә, “КамАЗ”ларга да шлангларны үзебездә ясыйбыз, – дип сөйли бу участокта мәшгуль булган Гаделхан Кәримов.
Наил Мәһдиев, төрле участокларда һәм цехларда булып чыккач, семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Тагы кайсыгызда утын яргыч бар әле? Һәм санап карагыз, үз бәясен ничә айда аклый икән ул? Һәркем үз алдына мин кемнән ким, ни өчен миндә андый нәрсә юк, дигән сорау куярга тиеш. Өстәвенә, монда бар җирдә дә тәртип һәм чисталык, – диде ул, яңа йорт бурасы янында Казан үзәгендә агач тарихи корылмаларны торгызуда мәшгуль булачак Нурлат урманчыларын мактарга тагы бер форсат туды. Производство участогына тәрәзә йөзлекләре оригиналын китергәннәр, аның буенча күчермәләрен ясаячаклар. Мисал өчен, бу көнне һәммә кеше күрә алган күтәрелгән бураның Казандагы адресы да билгеле – Нариманов урамында торачак ул. Республика урманчылары шулай ук харвестер, форвардер һәм мульчерның эшләүләрен дә карадылар, умарталыкты булдылар, анда аларга бал суыртуның үз ысуллары турында сөйләделәр. Махсус техника ярдәмендә урман культуралары утыртуны карап кына да калмадылар. Мәсәлән, кайбер җитәкче-урманчылар агач утырту торбалары ярдәмендә үзләре дә катнаштылар. Наил Мәһдиев, барлык яңа техниканың да эшли һәм аннан файдалана белгән урманчылыкларгы кайтаруын билгеләп үтте, нурлатлыларны күздә тотып.
Халык кулланышы товарлары җитештерү цехында министр һәм башка катнашучыларның игътибары кәрҗиннәр үрүгә төште. Ә каен тузыннан ясалган уникаль эшләнмәләрне Татарстаннан читтә күрсәтергә дә вакыттыр инде, күрәсең. Аларны “Нурлатлес” ДБУсы хезмәткәре Игорь Козлов ясый.
Без аларны сездән сатып алырга әзер, – диде министр, һәм әлеге эшләнмәләрне Унивесиадада да күрсәтергә оят булмаган чын табылдык дип атады. Семинар-киңәшмәдән алган тәэсирләрен башка катнашучылар да уртаклашты. Мисал өчен, Мамадыш урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Дамир Хәсәновның күзе пилорамага, цехларга төшкән. “Бездә андый нәрсәләр юк. Һәм беренче чиратта, чылбырлар әзерләр станогы, утын яргыч аласы иде”, – диде ул. Ә Саба урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Васыйл Гыйззәтуллин Нурлаттагы тармак эшенә кыскача гына бәя бирде: “Беренче урында!”.
Теоретик өлештә Наил Мәһдиев Нурлат урманчыларының хуҗалыкны уртачадан югары дәрәҗәдә саклап кала алуларын әйтеп узды. “Биредә эш белән шөгыльләнәләр. Шуңа күрә экономи дә, файда да бар”, – дид ул.
Киңәшмәдә сөйләшү питомниклар, расчет урман диләнкәләрен үзләштерү, тәртипләү кисүләре уздыру турында дәвам итте. Урманнарда хокук бозулар турындагы темага аерым тукталдылар. Шулай ук төзекләндерү – квартал баганалары, шлагбаумнар кую, ял урыннары ясау һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре күтәрелде. Министр урманнарда янгыннарны профилактикалау мәсьәләсенең дә акуталь булып калуын ассызыклады. Аның урынбасары Р.Мәхмүтов “Урман” ДБУсының беренче яртыеллыкка финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды, хезмәтне саклау һәм әлеге чараларга чыгымнарга да кагылды. “Нурлатта барысы да була, ә күрше районда – юк. Без иң яхшыларгы ярдәм итәчәкбез, ә эшләргә теләмәгәннәргә мөнәсәбәт – билгеле”, – дип әлеге көнгә нәтиҗә ясады Н.Мәһдиев. Семинар-киңәшмә эшендә Уфа, Инза, Яшел Үзәннән агач эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International