Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау чыңлады

2012 елның 25 мае, җомга
Ул тагын бер кат дәресләр, тәнәфесләр турында искә төшерде. Район башлыгы Н.Шарапов, мәктәп җитәкчелеге, шефлар, ата-аналар чыгышлары чыгарылышларга олы юл алдыннан фатиха булды. Беренче сыйныф укучыларының чыгышлары, мәктәп вальсы һәм соңгы кыңгырау чыңы тормышларындагы зур эшләргә старт булып яңгырады.
Ә алда-имтиханнар. Унберенчеләр беренче имтиханны киләсе дүшәмбедә информатика, биология һәм тарих буенча тапшырса, тугызынчылар 29 майда математика фәненнән ГИА бирәчәк. Чыгарылыш имтиханнары унберенчеләр өчен 21 июньдә, тугызынчылар өчен 18 июньдә төгәлләнәчәк. Чыгарылыш кичәләре 26 июньгә планлаштырылган.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бүген чыгарылыш кичәләрен кафе-ресторан, табигать кочагында билгеләп үтү тыела. – Егет-кызлар өчен хәзер иң мөһиме-чыгарылыш имтиханнары. Унберенчеләр өчен банкет чаралары имтиханнардан соң гына рөхсәт ителәчәк, – диделәр район мәгариф идарәсендә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International