Нурлатлылар бөек җырчы турында истәлекләрен уртаклаша ала

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Халкыбыз бу көннәрдә зур югалту кичерде – мәшһүр җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров вафат. Ул гаҗәеп зур талантка ия, берничә буын халыкның яраткан артисты иде һәм күпләр, шул исәптән нурлатлылар да, бу көннәрдә аның белән бәйле якты истәлекләрне күңелләрендә барлый торганнардыр. Хатирәләрегезне “Дуслык” аша газета укучыларыбыз белән дә уртаклашыгыз. Аларны почта аша һәм электрон рәвештә хатлар белән юллый аласыз, без укучыларыбызны телефон аша да тыңларга әзербез. Сезнең хатирәләрегез бөек җырчының якты исеменә хөрмәт буларак газетабыз битләрендә басылып чыгачак. Безнең адрес: К.Маркс ур, 1Г, redak@list.ru. Телефон номерларыбыз: 2-36-13, 2-36-20.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International