Нурлат районы халкы балаларга түләүләр ала

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Районда авыл җирлегендә өч елдан артыграк яшәүче яшь аналарга түләүләр бирү дәвам итә. Агымдагы ел башыннан социаль яклау органына әлеге дәүләт ярдәме артыннан балалары 2018 елда туган өч гаилә мөрәҗәгать иткән. Икесе – беренче булып туган балалар, аларның ата-аналары бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум күләмендәге түләү алачак. Өченче балалары туган гаиләгә ике тапкырга күбрәк – 100 мең сум биреләчәк.

Узган ел мондый түләүләрне 57 гаилә алган, шуларның 52се – беренче, 5се өченче булып туган балалары өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International