Бу ноябрь көннәрендә без ике мөһим дата – Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәрен билгеләп үтәбез! Алар безгә тагы бер кат илебездә һәм республикада да мөһим роль уйнаган тарихи вакыйгаларны искә төшерергә, алга таба да сәяси, икътисади, мәдәни элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәләр. Әлеге бәйрәмнәр бер-берсеннән аерылгысыз, алар бердәмлегебезне, туган төбәгебезнең һәм тулаем илебезнең язмышына битараф булмавыбызны, Ватаныбызны тагы да гүзәлрәк, ә киләчәгебезне иминрәк итәргә тырышуыбызны чагылдыра. Күпмилләтле районыбыз халкы алга таба да аның вакытлар белән сыналган бәһасез кыйммәтләрен кадерләп саклар дип ышанып калабыз, чөнки алар тотрыклы үсеш һәм иминлекнең нигезе булып тора бит.
Кадерле нурлатлылар, якташларым! Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телим! Әлеге бәйрәмнәр барыбызны да чиксез илебез, яраткан Татарстаныбыз, туган районыбызның киләчәге хакына берләштерсен, ә милләтләр арасында яшәп килүче килешү тыныч һәм матур тормышка китерсен.
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы