Аларның барысы да алда әле

2018 елның 28 октябре, якшәмбе

Октябрьнең һөнәри бәйрәмнәр календаренда Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне дә бар. Машина йөртүче һөнәре һәрчак ихтыяҗлы булды, бүген дә шулай бу.
Нурлат технологик транспорт идарәсе – шәһәребездә коллективының зур өлеше машина йөртүчеләрдән торган предприятиеләрнең берсе. 450 хезмәткәрнең 370е көн саен төрле техника руле артына утыра, биредә аларның саны 316.
I класслы йөртүче Александр Семенов куәтле трейлерда авыр йөк – махсус техника, нефть җиһазлары... күчерә. Аның эше җиңелләрдән түгел, әмма зур тәҗрибә һәм эш стажы аңа куелган бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.
– Машина йөртүче булып 1983 елда эшли башлаган идем, УТТда 4 елдан артыграк хезмәт куям, – ди Александр Яковлевич. Әлеге һөнәргә ул очраклы рәвештә генә килмәгән, әтисе гомер буе тракторчы булып эшләгән, шуңа күрә үзе дә бала чагыннан ук руль артына утырырга хыялланган.
Предприятиедә тырыш машина йөртүчеләрнең саны аз түгел. Ә кичә иртән алда торган һөнәри бәйрәм уңаеннан үткәрелгән җыелышта күпләр бүләкләргә дә лаек булды. Александр Семенов та алар арасында, аңа “Татспецтранспорт” идарәче компаниясе” директорының Рәхмәте тапшырылды. Хезмәттәшләре Сергей Ильин һәм Вячеслав Маринин Россия Федерациясе бүләкләре – Транспорт министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәтенә, ә Павел Долгов белән Тәлгать Галәветдинов Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәтенә лаек булдылар. Машина йөртүчеләр, машинистлар һәм башка һөнәр ияләренең бер төркемен биредә үк ведомство бүләкләре белән билгеләп үттеләр, аларның исемнәре идарәче компания һәм предприятиенең Мактау такталарында урын алачак.
– Аларның һәркайсы идарә алдына куелган бурычларны үтәүгә шәхси өлешен кертә, – диде Нурлат УТТсы начальнигы Илдар Закиров, һәм саннарга да тукталды. – 9 ай эчендә предприятие йөк күчерүче махсус техникада, бораулау өчен мәйданчыклар әзерләүдә 475970 машина сәгате эшләде.
Илдар Илсөярович УТТ белән агымдагы ел башыннан җитәкчелек итә. Һәм, иң беренче чиратта, ул тупланган коллективка килүен билгеләп үтте, ә бу зур роль уйный.
– Безнең уртак максатыбыз – планлы күрсәткечләргә ирешү, һәм без аңа якыная барабыз, – диде ул. – 9 ай нәтиҗәләре буенча производство программасы планын 96 процентка үтәдек. Керем дә шул ук дәрәҗәдә. Бүгенге көндә керем буенча планның үтәлеше 90 процентлап тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International