Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәрегез – көндәлек тормышта иң кирәкле булган хезмәтләрнең берсе һәм ул үтә җаваплы булуы белән дә аерылып тора: сезнең кулыгызда пассажирларның тормышы һәм сәламәтлеге, үзегезгә ышандырылган йөкләрнең сакланышы. Югары һөнәрмәнлек, үз эшегезгә карата намуслы мөнәсәбәтегез сезгә алга куелган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә автомобиль транспортының районыбыз икътисадындагы әһәмияте бәяләп бетергесез, чөнки ул авыл белән шәһәрне бәйләүче бердәнбер чара бит. Һәм сезгә Нурлат районы халкы күрсәтә торган ышаныч – киеренке һәм югары чыдамлылык, фидакарьлек таләп итә хезмәтегезне тану һәм аңа иң яхшы бәя ул. Тармак ветераннары аерым рәхмәт сүзләренә лаек, чөнки аларның бай тәҗрибәсе автотранспорт тармагы үсешенә нигез биргән.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан автотранспорт хезмәткәрләренә, тармак ветераннарына ныклы сәламәтлек, куркынычсыз юллар, иминлек һәм яхшы кәеф телим!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы