Нурлатлылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар

2018 елның 27 октябре, шимбә

Бүген Казанда чираттагы сезонлы ярминкәләр уза һәм анда гадәттәгечә Нурлатның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә актив катнаша. Катнашучылар арасында Иске Әлмәт авыл җирлегеннән эш башлаучы фермер Чулпан Нурмөхәммәтова да бар. Ул ярминкәдә үз хуҗалыгыннан каз түшкәләре тәкъдим итә. Фермер быел 1500 баш каз, 500ләп баш үрдәк үстерде. Ә эш башларга аңа “Эш башлаучы фермер” республика программасы буенча бирелгән грант ярдәм иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International