Һәр яңа көн безне Яңа елга якынайта бара. Шәһәребездә ул нәрсәдән башлана соң? Әлбәттә инде, Чыршы ачылудан. Кар тавыннан, кардан ясалган әкият геройларыннан, төрле төсләргә кереп балкучы иллюминациядән башка да булмый... Ә бәлки, газета укучыларыбызның бәйрәмне кызыклы һәм онытылмаслык итү өчен үз идеяләре дә бардыр? Әйдәгез, балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык бүләк итүче Яңа ел атрибутын бергә уйлап табыйк. Сез моңа ничек карыйсыз? Үз тәкъдимнәрегез белән уртаклашыгыз, ә бәйрәм чарасын оештыручылар аларны карап, иң кызыклысын һәм креативын сайлап алыр. Вакыт бар әле, әмма барысына өлгерү дә кирәк. Шуңа күрә ашыгыгыз. Үз фикерләрегезне район газетасының redak@list.ru электрон почтасына, яисә Нурлат шәһәре, Карл Маркс урамы, 1Г адресына җибәрегез. Теләкләрегезне 2-36-13, 2-36-20 телефоннары буенча шалтыратып та җиткерә аласыз.