Бүген Нурлатның технологик транспорт идарәсендә алда торган һөнәри бәйрәмнәре – Автомобиль транспорты хезмәтчәннәре көне уңаеннан тантаналы котлау чарасы үтте.
УТТ начальнигы Илдар Закиров, предприятиенең профком рәисе Фәрит Камалов коллективны котлап, бер төркем алдынгы хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар.