Нурлат автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре дә мондый һава торышыннан максималь рәвештә файдаланып калырга тырышалар, юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, юл билгеләрен кую һәм алыштыру эшләрен дәвам иттерәләр. Үз эшчәнлекләрендә алар яңа технологияләр дә куллана.
Быел юлчылар 5 программа буенча эшли. “Нурлат шәһәренең юл-урам челтәрен муниципаль юл фонды чаралары хисабына норматив хәлгә китерү” программасы кысаларында Чехов, Киев, Некрасов, Челнинская, Мәскәү, Бәхетле урамнарында юл-төзелеш эшләре 1,979 километрда башкарылган. “Торак пунктларда моңа кадәр булган асфальт-бетон катламын ремонтлау” программасы кысаларында эшләр Медведский һәм Островский урамнарында 1,568 километрда тормышка ашырылган. “ТР торак пунктларының юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү” программасы Бикүле, Биляр-Озеро, Сәләнгеш, Ерепкинода 3,650 км юлга вак таш-ком катнашмалы юл ясарга булышкан. Ә “ТР шәһәрләре ишегалды территорияләрен һәм кварталлар эчендәге юлларны ремонтлау буенча – 2,100 км, “Нурлат шәһәре микрорайоннары автоюлларын ремонтлау” буенча 3,442 километр юл ясалган.
– Быел ишегалды территорияләрен ремонтлау кысаларында да зур эшләр башкарылды – әлеге программага шәһәрнең 34 ишегалды керде, аларның гомуми мәйданы 15200 квадрат метр тәшкил итте, – диде НУАД начальнигы Рәфис Сафиуллин. – Биредә бордюрлар куелды, ишегалдына керү юллары, тротуарлар ясалды.
Бу көннәрдә шәһәр микрорайоннарында асфальт-бетон катламлы юлларны ремонтлау буенча программа кысаларында Тихая, Чишмәле, 1нче Дачная, Весенняя, Студенческая, Ишкинеев урамнарында, Бакиров, Мөхәрмәтов, Ленинград һәм Захаров урамнары арасындагы тыкрыкларда эшләр дәвам итә. Мастер Ранис Садыйков бригадасы Мөхәрмәтов тыкрыгындагы юл участогында әлеге программа буенча юл төзү белән мәшгуль.
– Иң элек элемтәчеләр җир астындагы элемтә кабелен яңадан суздылар, – диде Ранис Садыйков. – Аннан соң без җирне тигезләдек, яраксыз булган туфракны чыгардык, ком, вак таш түшәдек, хәзер грейдерчы Фәрхәд Гомәров планировка ясый.
Тыкрык юлының әлеге участогында барлык эшләрне башкарып бетергәннән соң, ике кат асфальт-бетон түшәячәкләр. Әмма моның белән генә дә эшләр тәмамланмый әле: уң яктан тротуар салыначак.
Юллар авылларда да төзелә һәм ремонтлана. Мисал өчен, максатчан федераль программа буенча Красный Октябрь поселогына 2,1 километр озынлыктагы юл салынган.
Ә Кузайкино-Нурлат автомобиль юлының 3700 метрын яңа метод буенча салганнар. Аны узган ел сынап караган булганнар, быел исә масштаблы рәвештә куллана башлаганнар. – Урында ук регенератор-смеситель вак таш белән бергә юлның иске катламын ваклый бара. Аннан соң вак таш-мастиклы асфальт салына.
Тулаем, юлчылар яңалыкларны бик теләп үзләштерә. Әйтик, чокыр ремонтын быел агымлы-инъекцияле ысул кулланып ясаганнар: вак таш һәм битум эмульсиясе югары басым астында асфальт-бетон катламындагы чокырларга тутырылган. Термопластик кулланып горизонталь юл разметкасы ясау – районыбызда кулланыла башлаган тагын бер яңалык. НУАД юлчылары аны Кузайкино-Нурлат, Чистай-Аксубай-Нурлат, әйләнеч юлларда ясаганнар. Рәфис Сәлимович әйтүенчә, юлчылар киләчәктә дә үз эшләрендә яңалыклар кулланырга планлаштыралар, чөнки алар юлларның сыйфатына зур йогынты ясый бит.