Шимбә өмәләре гөрли

2018 елның 21 октябре, якшәмбе

Биляр Озеро авыл җирлегендә территорияне тәртипкә китерү буенча эшләр һәрдаим оештырылып килә. Узган атнада, мисал өчен, Биляр Озеро авылы зиратын чистарту буенча гомуми өмә оештырылган. Анда авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә авыл халкы да бик актив катнашкан. Әлеге авылда туып, бүгенге көндә читтә яшәүче якташлары да матур башлангычны хуплап каршы алганнар. Әлегә эшләр зират территориясен чистарту, үләннәрен чабу белән генә чикләнгән, язга коймаларын буяу планлаштырыла. Бу атнада Зирекле авылы халкы да өмәгә чыккан: юл буйларыннан чүп-чар җыйганнар, үләннәрне чапканнар. Моннан тыш, авылның ямен бозып торучы хуҗасыз иске агач йорт сүтелеп, мичләрен утын белән ягучы бер гаиләгә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International