Быел Фома авыл җирлегендә карантинлы үләннәргә каршы көрәшкә аеруча зур игътибар бирелгән. Бу эшләргә авыл җирлеге башкарма комитеты, социаль-мәдәни объектлар хезмәткәрләре һәм авыл халык бердәм булып кушылган. Амброзия белән зарарланган участокларда көрәшнең төрле алымнарын кулланганнар, биредә үзара салым акчаларына сатып алынган чапкыч та ярдәмгә килгән.