Бикүле авыл җирлегендә кош-корт асраучыларның саны елдан-ел арта. Биредә казларны 100 баштан артыграк асраучы гаиләләр генә дә дистәдән артыграк. Кош-кортның саны буенча Гөлназ һәм Марат Гатиннар гаиләсе лидер, алар быел да 300ләп баш каз, 100әрләп тавык һәм үрдәк үстергәннәр. Сафиуллиннар, Газизовлар, Минхәеровлар, Миннекәевлар, Заһировлар, Газизовлар, Бәдретдиновлар һәм башка хуҗалыкларда да казларның саны 100дән артыграк.