Һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз. Бүген тормышыбызны әлеге һөнәрияләре эшчәнлегеннән башка күз алдына да китерүе кыен. Сезнең фидакарь хезмәтегез ярдәмендә шәһәребездә ел саен юллар һәм тротуарларның сыйфаты яхшыра, авылларыбыз урамнары юлларына да ныклы асфальт-бетон катлам түшәлә. Боларның барысы да сезнең намуслы хезмәтегез бәрабәренә ирешелә. Һәм сез, юлчылар, юллар төзелеше һәм ремонты буенча төрле программаларны районыбыз территориясендә ышанычлы рәвештә тормышка ашырасыз, яңа технологияләр үзләштерәсез, юл хуҗалыгын карап тору, торак пунктлар арасын имин автомобиль юллары белән тәэмин итү буенча үз бурычыгызны җаваплы башкарасыз. Һәм һөнәри бәйрәмегез – сезнең фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре белдереп, авыр эшегездә уңышлар теләү өчен яхшы форсат. Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, куелган бурычларыгызның үтәлүен телим.
Алмаз ӘХМӘТШИН, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.