Бикүле авыл җирлегендә быел үзара салым средстволары ярдәмендә юллар төзелгән. Бикүледә барлыгы 850 метрда – Мәктәп урамына тулысы белән һәм Дуслык урамының бер өлешенә, Илюткинода Горький урамында 180 метрда вак таш һәм туфрак катнашмалы юл салынган. Ә 2018 елгы салым средстволары биредә шулай ук юллар ремонтына тотылачак.