Бүген Урта Камышлыдан Красный Октябрь поселогына күптән көтелгән 2100 метрлы юл ачылды. Аны Нурлат автомобиль юллары идарәсе юлчылары төзеде. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин авыл җирлегендә яшәүчеләрне әлеге истәлекле вакыйга белән, ә юлчыларны һөнәри бөйрәмнәре белән котлады. Чарада “Татнефтедор” директоры урынбасары – баш инженер Рәшит Хаҗипов катнашты.