Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Нәфисә Усмановна Кармаевага 95 яшь тулды. Аны юбилее белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлап, РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.