Иртәгә шәһәрдә массакүләм агач утырту булачак. Чара 10.00дә “Спорт” паркында (Нурлат урамы) башланачак, Мәктәп урамында да агачлар утырту оештырылачак, идарәче компанияләр дә үз территорияләрендә эшләячәк.
Чара Россиядә Иреклеләр елы кысаларында һәм урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын республикабызда урман ресурсларын саклау, яңарту һәм арттыру проблемаларына юнәлтү максатларында уздырыла. Акциядә һәркем катнаша ала.