Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге район эчке эшләр бүлегендә иң зур һәм иң җаваплылардан санала. Хокук сагында торучылар - авыр һәм кыюлык таләп итүче һөнәр ияләре. РФ Эчке эшләр министрлыгы Нурлат районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчелекне кисәтү, халыкның иминлеген саклау буенча актив эшчәнлек алып бара. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләрен фотога төшерермен дип кергән идем, кая ул - бөтенесе кызу эштә.
- Егетләр эзләү-тикшерү эшләрендә, - дип каршы алды мине полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Алексей Елауркин. - Гаепләнүчене эзләү, кулга алу, аның белән күзгә-күз очрашу бүлек хезмәткәреннән уяулык, кыюлык таләп итә. Бездә батыр йөрәкле, үз-үзен аямаучы, психологик яктан көчле, тиз арада дөрес карар кабул итәргә сәләтле кешеләр генә эшли ала. Бүлек хезмәткәрләре - төрле яклап сыналган, көчле характерлы кешеләр.
Алар шулай ук җинаять челәрне, югалган кешеләрне эзләү, табылган мәетләрнең шәхесләрен ачыклау белән дә шөгыльләнә. Бер үк вакытта алар криминал вәкилләренең хакимият структурасына кермәвен контрольдә тоталар, террорлык актларын кисәтәләр, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшәләр, корал һәм шартлаучан матдәләрнең законсыз әйләнешен туктаталар.
Бүгенге көндә 11 кешелек бүлекне җитәкләүче Алексей Елауркин полиция бүлегендәге хезмәт юлын участок оперуполномоченные вазифасыннан башлый. Чит милекне урлаулар, кыйнаулар буенча бик күп җинаятьләрне уңышлы гына ачканнан соң, аңа җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә оперуполномоченный булып күчәргә тәкъдим ясыйлар.
2013 елда, Казан юридик институтын тәмамлаганнан соң, ул бүлек белән җитәкчелек итә башлый. Алексей Елауркин әйтүенчә, хезмәткәрләргә җинаятьчене ачыклауга юлны кайчак иң нечкә җепләр аша табарга туры килә. Ә уңышлар нигезендә, әлбәттә, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең үз эшләренә тугры калган, югары һөнәри осталыкка ия булган полиция хезмәткәрләре тора.