Һәрберебез тормыш юлын, дөньяны танып-белүне нәкъ менә сезнең игелекле гамәлләрегез һәм сез биргән белемнәр, сез укыткан дәресләр аша башлый. Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Нурлат районы педагоглары мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып тордылар һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанам. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим.
Алмаз ӘХМӘТШИН,
Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы.