Нурлатта Айрат Хәйруллинның депутат кабул итүе узды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә  Мәдәният сараенда Айрат Хәйруллинның гражданнарны кабул итүе узды. Кабул итүгә 18 нурлатлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Мәсәлән, Чишмә авылында яшәүче олы яшьтәге бер ханым торак алуда ярдәм сорап килгән. Икенче берәүләрне ишегалдындагы сарайлар, ташламалы дарулар алу, юллар төзелеше һәм башка мәсьәләләр борчый. Сорауларның күбесе нигездә урында ук хәл ителде, икесе буенча депутат соратуы ясалды, кайберләре алга таба хәл итү өчен эшкә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International