Бүген район үзәк хастаханәсенең терапия һәм неврология бүлекләре тормышына җан керде. Биредә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты белгечләре һәм “Яшь гвардия” әгъзалары палатадан палатага йөреп, олы яшьтәге авыруларга Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан татлы бүләкләр – азык-төлек пакетлары өләштеләр. Әлеге чара партиянең “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды.
– Нәкъ менә шундый чара оештыруыбыз юкка түгел. Партия исеменнән бүләкләр белән Өлкәннәр декадасы чорында көннәрен авырып, хастаханәдә үткәрергә мәҗбүр булган олы яшьтәгеләрнең күңелләрен күтәрәсебез, авыруларын оныттырып торасыбыз килде. Партиянең “Өлкән буын” проекты иң беренче чиратта олы яшьтәгеләрне кайгырту, аларга ярдәм итүне күздә тота бит, – ди партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханеева.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан исә партиялеләр 40ка якын бүләк әзерләгән. Аларның бер өлешен хирургия бүлегендә дәваланучыларга 1 октябрь көнне таратып чыкканнар иде. Өлкәннәр һәркайда шатланып каршы алдылар һәм рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар үзләрен. Күбесенең бүләк алганда күзләре яшьләнде, кайчагында бүләкнең үзеннән бигрәк игътибадан күңелләре була бит олы яшьтәгеләрнең.
Бу көннәрдә терапия бүлегенең ветераннар палатасында дәваланучы Сания Шакирҗановна Билданова белән Анна Андреевна Бурлакова да үзләренә исәнлек теләп бүләкләрен тапшырган партиялеләргә рәхмәт белдерергә ашыкты. Яннарына көн саен диярлек балалары, оныклары килеп торса да, партиялеләрнең килеп хәлләрен белешүеннән дә күңелләре булды.
– 12 яшемнән колхозда эшли башладым. Тормыш иптәшем өч ел сугыш юлын узганнан соң да 4 ел хезмәт итеп кайткан ветеран иде. Бергә 52 ел тату гомер кичердек. Өч бала үстердек, барысы да игътибар һәм кайгыртуларыннан ташламыйлар, – ди тыл хезмәтчәне Анна Андреевна.
Терапия бүлегендә исә биредә дәваланучыларның төп өлешен тәшкил итүче өлкәннәрне шулай төрле бәйрәмнәр белән котларга килүләрен хуплап каршы алалар. Менә бу юлы да бүлек мөдире Роза Фәхриева партиялеләр һәм яшьгвардиячеләрне үзе озата йөрде. Авыруларга кайчагында дарулар гына түгел, күңел җылысы һәм игътибар да яхшы дәва бирә бит.