Шикәрчеләр микрорайонының мәдәни үзәге булган Халыклар дуслыгы йортында бүген бәйрәм халәте хөкем сөрде. Аны хөрмәтле кунаклар – өлкәннәр – өчен мәктәп укучылары һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективы тудырды. Өлкәннәр адресына котлаулар бик күп яңгырады. Җирле үзешчән сәнгать вәкилләренең иң яхшы концерт номерлары алар өчен күңелле бүләк булды. Чуваш милли-мәдәни үзәге оештырган Юрий Тимофеев эшләреннән күргәзмә дә зур кызыксыну тудырды.