“Георгий тасмасы” җыентыгына Нурлат шагыйрәсенең шигырьләре керде

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

“Георгий тасмасы” җыентыгы дөнья күрде. Ул шул исемдәге әдәби конкурста катнашучыларның әсәрләреннән төзелгән. Җирле шагыйрә Антонина Халипа конкурсның быелгы номинанты булды, аңа диплом тапшырылды. Җыентыкка аның 9 шигыре кергән.
– “Георгий тасмасы” әдәби конкурсы Россия Язучылар берлеге тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән иде, – ди җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова. – Җыентыкка кергән шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр илебез халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы, Әфганстан һәм башка хәрби конфликтларда барган бәрелешләрдәге каһарманлыклары турында сөйли. 
Нурлатлылар Антонина Халипа иҗаты белән күптәннән таныш, хәзер исә шагыйрәнең талантлы әсәрләрен бөтен Россия буенча укыячаклар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International