“Хәйруллинның хәйрия фонды” Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан игълан иткән “1 октябрь – игелек һәм хөрмәт көне” акциясе кысаларында Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче 120 кеше бүләккә азык-төлек пакетлары алды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеменнән котлаулар һәм бүләкләр аларның тормышларына җылылык һәм яктылык өстәде.
92 яшьлек Хәлимә әби Вафина Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 16 ел яши инде, ә 85 яшьлек Галиябану әби Морзаханованың бирегә килеп төпләнүенә 1 елдан артыграк кына әле. Чәршәмбе көнне төшке аш вакытында кунаклар килеп, һәркайсына бүләкләр өләшкәч исә икесенең дә күңелләре булды. Тәмле аштан соң бүлмәләренә кайтып икәүләшеп рәхмәтләрен әйтә-әйтә депутат күчтәнәчләре белән тәмләп чәй эчтеләр.
– Шөкер, бер бәйрәмдә дә игътибарсыз калдырмыйлар үзебезне. Менә 1 октябрь көнне дә мул өстәлләр әзерләгәннәр иде, зур бәйрәм үткәрделәр. Бүген һәркайсыбыз депутаттан шундый күчтәнәчләр алдык. Без – өлкән яшьтәгеләр турында шундый кайгырту күрсәтүе өчен бик зур рәхмәт, – дип рәхмәтләрен Айрат Хәйруллинның үзенә шәхсән җиткерергә кушты Хәлимә әби.
– Без монда тату гаилә булып яшибез, беркайчан ялгыз калдырганнары юк – интернат-йортыбызның персоналы да яхшы, мәктәп балалары да һәрчак килеп тора, өйдәге сыман яшибез, – дип кушылды Галиябану әби дә.
“Хәйруллин хәйрия фонды”ының төп юнәлеше – картларга, күпбалалы һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү. Ә бу көне өлкәннәр адресына юлланган теләкләргә картлар һәм инвалидлар интернат-йортының күзәтүчеләр советы җитәкчесе Идрис Кәримов белән интернат-йорт директоры Евгений Савинов та кушылдылар. Хәйрия фондыннан бүләкләр исә интернат-йортта яшәүчеләрнең тагы бер көнен күңелле мизгелләргә баетып, бәйрәмгә әверелдерде.