Бүген, 29 сентябрь көнне, эш визиты кысаларында Нурлатка Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килеп китте. Ул район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында архив бүлеге бинасын, архивның үзен карады, документларның саклану шартлары һәм эшләрнең оештырылуы белән танышты. Биредә үк архивны икенче бинага күчерү турында да җитди сөйләшү булды.