Бүген, 29 сентябрьдә, нурлатлылар район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов башлангычында башкалада агросәнәгать паркында үтә торган чирттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, нурлатлылар бу юлы да ярминкәгщ мул продукция алып барган. Башкала халкы “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы алып килгән бәрәңге. “Нурлат шикәре”, “Нурлат элеваторы”, “Нурлат сөте”. РАЙПО продукциясен яратып ала. Авыл җирлекләре тәкъдим иткән яшелчә, сөт ризыклары, тозланма, кайнатмалар, ит һәм башкаларга да сорау зур.