Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе республика комиссиясенең Лениногорск районы базасында узган күчмә киңәшмәсе эшендә видеоэлемтә режимында катнашты.
Киңәшмәдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Линар Маняпов сөйләшүне урында дәвам итте, биредә үк комиссиянең яңа әгъзалары да тәкъдим ителде.