“Журфак” укырга чакыра

2018 елның 28 сентябре, җомга

Октябрьдəн “ТАТМЕДИА” АҖнең “ Нурлат-информ” филиалы каршында Яшь журналист мəктəбе ачылачак.
Район һəм шəһəр мəктəплəренең 7-11 с ыйныфлары укучылары. Кабул итү имтиханнары юк. Төп телəк – кызыклы журналист һөнəре нечкəлеклəренə төшенү.
 “Журфак”та укырга телəүчелəр үзлəре белем ала торган мəктəп җитəкчелегенə мөрəҗəгать итə. Шулардан чыгып тулаем исемлек төзелə. “Журфак”ның төп урнашу урыны – шəһəрнең 2нче мəктəбе. Программада: газета һəм теле журналистика, фото сəнгате буенча теоретик занятиелəр, газета чыгару, телетапшырулар əзерлəүдə катнашу. Журфакчыларны районның танылган калəм осталары белəн кызыклы очрашулар да көтə.
Безнең бердəм, иҗади коллективка рəхим итегез! Бездəн – тəҗрибə һəм белем, сездəн – яңа, креатив идеялəр. Районның массакүлəм-мəгълүмат чараларын бергəлəп тагын да кызыклырак итик!
Белешмəлəр өчен телефоннар: 2-40-28, 2-40-26, 2-36-13, 2-36-20.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International