Бүген Нурлатның 2нче мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары өчен “Эксремизм һәм террорчылык күрнешләренә каршы торуның хокукый һәм оештыру нигезләре” дип аталган конференция үтте. Аның эшендә Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Владимир Елисеев, район башлыгының террорчылыкка каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Федор Терентьев, мәгариф бүлеге, “Доверие” үзәге вәкилләре катнашты.