Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре ел башыннан алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 19 тикшерү үткәргәннәр.
– Мондый тикшерүләрне без эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә уздырабыз, бу чорда шундый 5 тикшерү булды. Моннан тыш, элегрәк бирелгән предписаниенең башкарылуы буенча планнан тыш 1, административ эшләр буенча 13 тикшерү үткәрдек, – ди контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузилә Сидимирова.
Һәр тикшерү – закон бозуның бер факты, дип әйтергә мөмкин. Әйтик, 18 тикшерү барышында закон бозуның 25 очрагы ачыкланган.
– Закон бозуның 10 очрагы алкоголь продукциясен чикләнгән сату белән бәйле, – ди Рузилә Илшатовна. Болар арасында тиешле үрнәктәге маркаларның булмавы, алкоголь продукциясен тиешенчә оформить ителмәгән документлар белән сату һәм башка очраклар бар. Бу чорда 219 литр алкоголь продукциясе легаль булмаган әйләнештән алынган.
Шул ук вакытта территориаль орган гражданнарның “Халык контроле” мәгълүмати системасына мөрәҗәгатьләре буенча да аңлату эшләре алып бара. Биредә алкоголь законнарын бозу турында мәгълүмат җиткерергә мөмкин.
– Быел нурлатлылар активлаштылар һәм ел башыннан мәгълүмати системага 8 хәбәр юлладылар, – ди Рузилә Сидимирова, мондый заявкалар өчен премияләр каралган булуын искәртеп. Расланган фактлар өчен өч нурлатлы мондый премия алган да инде.