Шимбә көнне районның мәктәп ата-аналар комитетлары вәкилләре 2нче мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышына килде.
Ул ышанычлы, ачык сөйләшүгә корылган халәттә үтте. Район башкарма комитетының мәгариф бүлегендә билгеләп үтүләренчә, җыелышта уку планы, имтиханнарга әзерлек мәсьәләләре каралган.
Сөйләшүдә 73 ата-ана катнашкан. Алга таба исә Нурлатта уртак эшчәнлекнең мондый төрен дәвам иттерергә ниятлиләр. Гомуми ата-аналар җыелышлары матур традициягә әвереләчәк.