Шәһәр балалар китапханәсендә агымдагы атна мәктәпкәчә яшьтәгеләргә багышлана.
Китапханәчеләр көн саен үзләрендә шәһәр балалар бакчаларыннан әзерлек төркеменә йөрүче балаларны кунакка кабул итә. Бүген, мәсәлән, көннең беренче яртысында китапханәгә танышу экскурсиясе белән “Алтын балык” балалар бакчасыннан сабыйлар килде. Аларга китапларның ничек ясалуы турында сөйләделәр, беренче басманың тарихы белән таныштырдылар. Алар әле укый белмәсәләр дә, балалар китапханәсе укучылары була алалар инде. Бирегә әти-әниләр белән килеп, гаиләдә уку өчен китап сайлап алырга була бит.