Кичә, 23 сентябрьдә, Рәисә Исхак кызы Сәлахова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Аны юбилейлы туган көне белән РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлап, сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәтләр җиткерергә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре килде.
Рәисә Исхаковна Аксубай районының Яңа Үзи авылында туып үсә, сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай аграр техникумында укый. Әмма сугыш башлану белән укуын тәмамлый алмый, туган мәктәбенә кайтып кече сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнаша. Сугыш тәмамланганнан соң Азат поселогына укытучы итеп күчерелә, тормыш иптәше – сугыш ветераны Фатыйх Сәлахович белән 36 ел гомер кичерәләр, 6 бала үстерәләр. 1978нче елда пенсиягә чыга. Тормыш авырлыкларына да карамастан, игелекле һәм шат күңелле кеше булып кала.