Нурлат районы коммуналчыларының техника паркы өч яңа техникага тулыланды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның коммуналь техника  ачкычлары тапшыру тантанасында катнашты. Чарада Президент республиканың 25 районы башлыгына 46 данә коммуналь техника ачкычы тапшырды.  Нурлат районы бүген 3 яңа техникага – “КамАЗ”, “МТЗ-82” һәм “Амкадор” төягеченә ия булды, алар  “ТКХ”  ИК МУПы балансында булачак. “Республикада техниканы яңартуга зур игътибар бирелүе сөендерә. Яңа техника ярдәмендә без шәһәр урамнарын тагы да төзегрәк итә, халык өчен уңайлы шартлар булдыра алачакбыз”, – ди “ТКХ” ИК МУПы җитәкчесе Ришат Яруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International