Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40нчы утырышында катнашты

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Утырышның көн тәртибендә бредәнбер сорау – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы сәясәте турындагы еллык Юлламасы кертелгән иде.

Юлламада сүз республика тормышының төп өлкәләре хакында барды. Рөстәм Нургалиевич республиканың сәяси һәм социаль-икътисадый хәленә җентекле анализ ясады, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итү юлларын һәм Татарстан үсеше бурычларын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International