“Нурлат шикəре” өчен быелгы сезон аеруча җаваплы – заводның 60 еллык юбилеен коллектив матур нəтиҗəлəр һəм эш күрсəткечлəре белəн каршы алырга ниятли

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Басу-кырлардан көн саен чөгендер төягəн техника 200лəп рейс ясаса да, кагат кырында чимал күплəп җыелмый. Заводта берничə ел дəвамында алып барыла торган төзелеш-реконструкция эшлəренең нəтиҗəсе бу – тəүлеклек эшкəртү күлəмен биредə 3100-3200 тоннага кадəр җиткерə алдылар. Əлбəттə, эшлəрнең көйле баруында сезон чорында 400дəн артыграк кешене берлəштерүче бердəм коллективның да өлеше зур.
Бу көннəрдə һəр участокта эшлəрнең иң җаваплы һəм тыгыз вакыты.
Чөгендер пункты татлы тамырның шикəргə əверелү чылбырында беренче һəм мөһим звеноларның берсе булып тора. Шикəр заводында эшкəртү сезонына с тарт б ирелүен дə кагат кырында җанлылык башланудан белеп була.
Басу-кырлардан чөгендер төяп килүче машиналар бер-берлəрен алыштырып кына тора – үлчəгеч аша узып, йөкне бушаталар да янə басуга ашыгалар. Алар
йөкне бушатуга күп вакытларын сарыф итмəсеннəр өчен исə биредə бар да кайгыртылган. Мəсəлəн, заводка килгəн чималның төгəл исəбен алып барырга автоматлаштырылган электрон система ярдəмгə килə. Əле үлчəгеч аша узганда ук шоферларга йөкнең массасы һəм кагат номеры кертелгəн “төймə” бирелə, икенче пункт – кагат кырында аны өемнəргə салучы хезмəткəр “фонаригына” якын китереп терки һəм инде йөкне бушатырга да була.
– Көн саен 4000 тоннага якын чөгендер кабул итəбез. Шуның мең ярымлап тоннасы турыдан-туры эшкəртүгə китə, калганы кагатларга салына. Чөгендер кабул итүдə мəшгуль булган һəркем тоткарлыклар булмасын, бушату көйле барсын өчен тырыша. Шуңа да кабул итүне 7нче яртыдан кичке 8гə кадəр оештырабыз, – дип эшлəрнең барышы белəн таныштыра чөгендер пункты начальнигы Светлана Моисеева.
7 гектарлап мəйданны билəүче кагат кырында 4 звенода 25лəп кеше китерелгəн чималны урнаштырып тору белəн мəшгуль. Бер йөкне бушатуга чама белəн 10-15 минутлап вакыт каралган, шуңа да звенодагыларның оешкан төстə эш итүе мөһим. Мəсəлəн, тракторчы Наил
Нəҗипов белəн оператор Рафаэль Хəмидуллинның өемнəргə салу машинасы звеносында Надежда Кузьмина белəн Валентина Ксенофонтова хезмəт куя.
Тракторчы белəн оператор техниканың көйле эшлəп торуы өчен җавап бирсə, өемнəргə салучылар исəпкə алу, кагатларның чисталыгы һəм тəртипне кайгырта. Көн дəвамында машиналар агымы өзелми, шуңа да смена буена бер дə тик торырга туры килми үзлəренə. Алар мондый эш режимына күнеккəн инде, чөнки чөгендер пунктында хезмəт куючыларның байтагы биредə озак еллар дəвамында эшли. Хəер, чөгендер ташуга җəлеп ителгəн шоферлар да яңа кешелəр түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International